Әфганстан. Сугыш беренче заттан

2020 елның 14 феврале, җомга

15 нче февраль-  Совет гаскәрләренең Әфганистан территориясеннән чыккан көне. Бу сугышта безнең районнан 152 яшь егет катнаша. Шуның 7 се Әфганистан җирендә үлеп кала. Бу конфликтта катнашу буенча төрле каршылыклы фикерләр яшәп килә. Ләкин, ничек кенә булмасын, сугыш- кайгы, күз яше һәм абыйларабыз, әтиләребез, улларыбыз мәңге кайтарып ала алмаслык югалту ачысы.

«Афганистан. Война от первого лица» проектның тормышка ошыру кысаларында Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегенә районның әфган сугышында катнашкан 7 егетнең шәхси документлары тапшырылды. Болар: Гәрәев Әсгәть Әшрәп улы (09.04.1963-25.10.1983), Миннекәев Рифгать Миннезариф улы (03.01.1961-01.10.1980), Талипов Марат Рафис улы (12.09.1968), Төхбәтуллин Эдвард Тәлгать улы (07.04.1969), Әбдулминов Рамил Равил улы (12.07.1961-05.07.1980), Садыков Ильшат Әбугар улы (01.01.1962-09.01.1981), Салахов Айрат Мөдәрис улы (20.05.1966-25.03.1993). 1972-2019 еллар эчендә- барлыгы 65 эш. Бу сугыш турында чынбарлыкны Әфганистаннан килгән хатлар, район хәрби комиссариатыннан хәрби чакыру турындагы повесткалар, язу блокнотлары, комсомол һәм профсоюз билетлары, төрле уку йортларында өйрәнүләр үтә турындагы таныклыклар, чыгарылыш альбомнары, характеристикалар, рәхмәт хатлары, солдатларның фотографияләре сөйлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International