15 февраль-Колмәт авылында афганчы-интернационалистларны искә алу

2020 елның 15 феврале, шимбә

Колмәт авылы егете Хисамов Мансурның Әфганстан җирендә һәлак булуына быел 36 ел. 18 яшьлек япь-яшь егет  кара җир астында ята.Ул да киләчәккә матур планнар коргандыр,якты хыяллар белән янгандыр. Әнисе Әминә апа да аны картайган көнендә таяныч, терәк булсын дип үстергән. Ничә ел үтүгә карамастан улының  үлеме йөрәгендә төзәлмәс җәрәхәт булып тора. Менә быел да Мансурның якты истәлегенә чәчәкләр, веноклар куярга Мөслим һәм Сарман районнары военкомы Гасанов Д.Г., Әфганчы ветераннар Советы рәисе Якупов Радис, Әфган сугышы ветераннары, Мортыштамак авыл җирлеге башлыгы Хадиуллин И.Н., музей хезмәткәре Җәлилова М.Т., Мортыштамак мәктәбеннән директор Шигапов И.З., укучылар, авылдашларлар зиратка килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International