Зәйтүнә апа Мөслим районының Югары Табын авылында туа. Җиденче класска кадәр авылда укый. 1942 нче елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына зоотехник белгечлеге буенча укырга керә. 1946 нчы елда Техникумны тәмамлап Ворошилов районы Теләнче Тамак авылына зоотехник булып эшкә кайта. 1949 нчы елда Саклаубаш авылына зоотехник булып эшкә күчә. 1956 нчы елда Рафкать исемле егет белән өйләнешәләр. Ире снабженец булып эшли. 2 кыз үстерәләр. Бүгенге көндә 4 оныгы, 6 оныкчыгы бар. Пенсигә чыгар алдыннан соңгы 15 елны совхозда экономист булып эшли. Барлыгы авыл хуҗалыгында 40 ел стажы бар. Балалары: Олы кызлары Гөлүсә бүгенге көндә Азнакай шәһәрендә яши, пенсиядә. Пенсиягә кадәр НГДУда бухгалтер булып эшли. Кече кызлары Әнисә, мәктәптә укытучы булып эшли, математика укыта. Тукай районы “совхоз Татарстан” поселогында яши. Юбилярны Сарман район Советы аппарат җитәкчксе Валиев Фәндәс Әнәс улы котлады