Районда әфганчылар очраштылар

2020 елның 15 феврале, шимбә

Быел совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 31 ел тулды. Сөенечле дә, шул ук вакытта күпме яшь егетләрнең гомерен өзгән, әти-әниләрне борчуга салган, сөйгән ярларны парсыз калдырган моңсу көн бу. Канкойгыч сугышта геройларча һәлак булган, исән-сау кайтып, инде безнең арада булмаган әфганчыларны бүген искә алдылар. Район үзәгендә ял паркында урнашкан "Мәңгелек ут" янында үткән митингка әфганчылар, һәлак булганнарның әти-әниләре, якыннары, волонтёрлар, кызылармиячелэр җыелдылар. Иң элек тантанада катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде. Аннан район хәрби комиссары Дашгын Гасанов, район әфганчылары җәмгыяте рәисе Радис Якупов чыгыш ясадылар, бер минутлык тынлык игълан ителде. Әфганчылар истәлегенә куелган стелага чәчәкләр, такыялар салганнан соң, барысы да фотога төштеләр. Очрашу сәнгать мәктәбе бинасындагы кафеда өстәл артында дәвам итте. Анда әфганчыларга "Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына - 30 ел" истәлек медале тапшырылды.

Фото Альбины Сабировой

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International