Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбендә һәм Сарайлы төп гомуми белем бирү мәктәбендә парламент дәресләре узды.

2020 елның 16 феврале, якшәмбе

Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбендә һәм  Сарайлы төп гомуми белем бирү мәктәбендә парламент дәресләре узды. Анда район Советы депутаты, Ләшәү-Тамак авыл җирлеге башлыгы Хәбибуллин И. З. һәм Иске Кәшер авыл җирлеге депутатлары Сәхәбиев А. А., Саубанова Ф. К. катнашты.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган парламент дәресләре «Киләчәкне традицияләргә нигезләнеп төзибез» темасы астында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International