Герой шагыйребез – Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбенең 5,6,8,10 нчы сыйныф укучылары Җәлил поселыгында урнашкан Хезмәт Даны Музеенда экскурсиядә булдылар. Алар Муса Җәлил залында урнашкан җәлилчеләр стендында авылдашлары Зиннәт Хәсәновны күреп, тагын бер кат горурлану хисләре кичерделәр. Фронтовик-шагыйрьнең якыннары турында төшерелгән язманы карау - герой шагыйрь турында белемнәрен тагын да ныграк тирәнәйтергә ярдәм итте.