13 февраль көнне Иске Минзәләбаш авыл мәдәният йортында КВН командалары арасында районкүләм конкурсның чираттагы зона туры булып узды. Әлеге конкурс ТАССРның 100 еллыгы, Сарман районы оешуга – 90, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылды. Конкурста Александровка, Иске Минзәләбаш, Ләшәү-Тамак, Иске Кәшер, Яңа Имән авыл җирлекләренең КВН командалары катнашты.