15 нче февраль көнне Үзәк ял паркында Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 31 ел тулуга багышланган митинг узды. Әфганчылар каршында Сарман муниципаль район башлыгы Ф.М.Хөснуллин, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Д.Г.Гасанов, Әфган сугышы ветераннары һәм инвалидлар федераль оешмасының Сарман бүлеге җитәкчесе Р.М.Якупов чыгыш ясадылар. Туган көне уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераны З.М.Газизов район башлыгының котлавын һәм истәлек бүләген кабул итте. Һәлак булган райондаш Әфганчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәл янына чәчәкләр куелды. Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте.