“Илһам чишмәсе” балалар җыр бәйгесе үзенең нәтиҗәләрен ясады

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Җырлы халык, моңлы халык диләр,

Син җырыңны бирмә беркемгә.

Нияз Акмал

... Бирәсе килми шул. Берәүгә дә бирәсе килми И. Шакиров җырларын... Орлыкларын үз җиребездә чәчеп үстереп, яшь Илһамнарыбызны булдырасы килә.

Булганны әрәм- шәрәм итү безнең татарга хас түгел.

“Кара да гына урман...” дип җырлый И.Шакиров...

Бер музыка коралын кулланмый гади кеше тавышы белән моң саркып чыга... Колакларыбыз ул моңны оркестр итеп ишетә башлый. Тоташ моң. Сихри моң. Син үзеңне онытасың...

Заманалар авыр, еллар ябык... Аның тавышы, ул тараткан моң, сәхнә- залларга гына сыймый, урман- кырларга китеп бара да, кайтаваз булып кире кайта.

Ирексездән күзләр чылана. Юк, мескенлектән түгел, горурлыктан чылана ул күзләр. Күңелнең ул моң тәэсиреннән күккә ашуына нерв күзәнәкләре чыдамый.

Ата- бабадан килгән, гасырлар сынавын үткән моң ул.  Аның югалуына юл кую зур гонаһ.  Табигать андый сәләтне теләсә кемгә өләшми шул.

Булма шагыйрь, булма җырчы (моның өчен сине һичкем гаепләми), ләкин илеңнең, халкыңның лаеклы гражданины булу- изге бурычың. Инде дә килеп, үз портретыңа, татар халкына хас булган иман, зыялык, мәгънә, ихтирам кебек бизәкләр дә өстисе булсаң- матурлыкка омтыл, талантлардан көнләшмә, аларга хөрмәт белән кара, булдыра алсаң- ярдәм ит. Талантларның андый зыялылары элек тә булган, артык малын чит илгә алып чыгып яшермәгән, халыкка, милләткә ярдәм иткән. Аларны тарих онытмый, барлый.

Ни аяныч, талантлар да фани шул. Тиңдәшсез моң иясенең мәңгелеккә китеп баруына да ел тулып узды.

Бөек җырчының исемен мәңгеләштерү йөзеннән Сарман балалар сәнгать мәктәбе яңа уку елын И. Шакиров исеме белән бәйләп башлады. Мәктәп алдында, балаларны олы сәнгатькә рухландырып аның бюсты тора.

Районыбызның җитәкчелеге белән берлектә, бу эшне башлап, матди ярдәм күрсәтүче, Сарманның гаярь егете- Илдар Өнип улы Гамиров та әнә шундый зыялылардан.

Сарман тарихында аның исеме дә олы хәрефләр белән язылып калыр, диясе килә. Менә икенче тапкыр инде, “Илһам чишмәсе” балалар җыр бәйгесе үзенең нәтиҗәләрен ясады. Җырчының 85 еллык юбилее якынлашкан бу көннәрдә, балалар аеруча дулкынлану белән репертуарларын И. Шакиров башкарган җырларга баеттылар.

Бала күңеле самими, И. Шакиров репертуарын әле күңелләре белән аңлап бетермәсәләр дә, беләләр: җиңүчеләргә яхшы бүләкләр булачак!

Ә җыр орлыклары күңелгә бер салынса, тамыр җибәрми калмас әле.

Әнә шулай, җылы мөнәсәбәт, матур, кызыктыргыч, кыйммәтле бүләкләре, тәмле тортлары белән канатландырды  Илдар Абыйлары сабыйларны.

Күңелләре җырга, матурлыкка, сәхнәгә тарткан балалар чыгышларын бизмәннәргә салып утырган жюри әгъзалары:

- Сарман кызы, үзэшчән композиторлар берлеге әгъзасы, балалар җырлары китабы авторы – Гөлнара Рәис кызы Якупова;

- Сарман мәдәният бүлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасы атказанган мәдәният хезмәткәре  Гөлназ Гөлүс кызы Латыпова;

-Сәхнә ветераны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рафис Уразаев.

Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Фәйзрахман улы Мөхәммәтгәрәев, аның урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова: эшмәкәр- Илдар Өнип улы Гамиров, аның тормыш иптәше, “Ак калфак” татар хатын- кызлары иҗтимагый оешмасы әгъзасы Миләүшә ханым кулыннан бүләкләр кабул итеп алдылар.

Катнашкан 99 баланың берсе генә дә бүләксез китмәде.

Бәйгенең шарты буенча ике җыр (1- И. Шакиров репертуарыннан, икенчесе халык җыры яки классикларыбыз әсәре)башкарып III- нче дәрәҗә лауреатлары исеменә:

  1. Мухтаров Камил- Сарман балалар сәнгать мәктәбе;
  2. Валиахметова Диляра- Сарман урта мәктәбе;
  3. Шакирова Милена - Сарман балалар сәнгать мәктәбе;
  4. Уразаев Байбулат- Сарман балалар сәнгать мәктәбе;
  5. Лотфиева Гузәл-  Сарман балалар сәнгать мәктәбе;
  6. Кулаченкова Полина- Сарман балалар сәнгать мәктәбе;
  7. Мортыш- Тамак авылы мәдәният йортының “Гөрләвек” вокаль ансамбле лаек булдылар.

Илһам чишмәсе” җыр бәйгесенең II- нче дәрәҗә лауреатлары:

  1. Сабирзянова Самира- Сарман балалар сәнгать мәктәбе;
  2. Абдуллин Камил- Саклаубаш авылы;
  3. Мухаммадиев Эдуард- Сарайлы авылы;
  4. Кашапова Эвелина- Сарман балалар сәнгать мәктәбе;
  5. Хусаенова Рәмилә- Сарман балалар сәнгать мәктәбе;
  6. Иске кәшер авылының “Чишмә” вокаль ансамбле.

                  I- нче урын исә:

  1. Исламов Азамат- Сарман балалар сәнгать мәктәбе;
  2. Бадертдинова Рәзилә - Сарман балалар сәнгать мәктәбе;
  3. Зарипова Рания- Сарман балалар сәнгать мәктәбе;
  4. “АйДан” вокаль дуэты- Сарман гимназиясе;
  5. “Әлфиназ- Рания “ дуэты- Сарман балалар сәнгать мәктәбе;
  6. “Шатлык” вокаль ансамбленә бирелде.
  7. Бу юлы жюри иң югары бүләк- ГРАН- ПРИ иясен дә билгеләргә булды. Аңа Сарман балалар сәнгать мәктәбе укучысы- 15 яшьлек Саетов Илгиз лаек, дип табылды.

Бу урында катнашучылар колагына да берничә сүз әйтәсе килә:

“Илһам абый җыр- моңны күңел халәте дип атады. Моң – ул янган учакта да, җырламыйча тик басып торган кешедә дә булырга мөмкин, без юкка мени “ник моңаеп торасың” дибез. Аны бары тоя белергә кирәк,- диде.

Мин тагын шуны да өстәр идем:

“Җыр башкару- ул бер кешелек спектакль кую. Башкарачак җырның эчтәлеген, моңын тамашачы йөрәгенә җиткерү өчен, чын йөрәктән, үз кичерешләреңне кушып җырларга, мимика, хәрәкәт, костюм, үзеңне тотышың да шул эчтәлекне ачарга ярдәм итсә генә башкару уңышлы була. Димәк, киләчәген җыр белән бәйләргә теләүчеләргә бу турыда уйланырга кала. Кайбер катнашучыларда бу сизелеп тора, җырның эчтәлеген аңлап бетереп җырламый, сагышлы җырда артык елмая, яки киресенчә.

Иске Минзәләбаш егете- Илназга мәхәббәтем чиксез. Ул сәнгатькәр бала. Үзе баян уйнап, үзе җырлады. Бу бик яхшы билге. Ләкин бит син җыр бәйгесенә килгәнсең, бу очракта уен коралың сиңа зыян гына ясый, тын алырга, күтәреп торырга да кирәк бит.

Шуны истә тотып, сине сәхнәләрдә кабат җиңүче итеп күрәсе килә. Башкалар да шулай уйлагандыр, Гала- концертта катнашу хокукын бирүләре шулай аңлашыла.

Җыр мирасыбыз зур безнең. И.Шакиров башкарганнары да бихисап.

Әле юл башы гына. Аны чәчәкле аланлы, кырлы, урманлы, кәккүкле, сандугачлы итәсе иде.

Киләсе бәйгеләрнең җиңүчеләре ГРАН- ПРИларны халкыбызның тутыкмас вә күгәрмәс “Кара урман”, “Сандугач”, “Тәфтиләү”, “Әллүки” җырларын башкарган өчен алырлар бәлки?

Бик тә ышанасы килә.

 

 

Р. Хамидуллина- Татарстанның атказанган укытучысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International