Җәлил поселогы Ветераннар советының “Родники” вокаль ансамбле А. В.Котков исемендәге XXIX Республика рус хор музыкасы фестивалендә чыгыш ясады.

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

16 февральдә Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында А. В.Котков исемендәге XXIX Республика рус хор музыкасы фестивале узды. Анда бөтен республикадан 60тан артык коллектив чыгыш ясады. Фестиваль ТР Мәдәният Министрлыгы, ТР Халыклары ассамблеясе, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты ярдәме белән үткәрелә.
Сарман районын Җәлил поселогы Ветераннар советының “Родники” вокаль ансамбле тәкъдим итте, җитәкчесе-Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Җәлил балалар музыка мәктәбе укытучысы Гинатуллин Ф. В. Аларны «Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе» Сарман бүлекчәсе җитәкчесе Леонтьева И. И. озатып йөрде.
Фестиваль кысаларында шулай ук «Татарстан Республикасының рус этнокультура коллективлары» каталогын тәкдим итү булды. Ул коллективларның барлыкка килү һәм үсеш тарихы турында сөйли. Анда «Родники» вокаль ансамбле дә кергән.
Безнең ансамбль республикабыз, Чабаксар шәһәре, Киров өлкәсе һ.б. танылган рус вокаль һәм фольклор коллективлары белән бер сәхнәдә уңышлы чыгыш ясады.
Без «Родники» вокаль ансамбленә киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International