Сугыш…Дәһшәтле дә, кайгылы да...Күпме кешенең гомерен өзгән дә, күпмеләрнең язмышларын чәлпәрәмә китергән бит ул. Саный башласаң, исең-акылың китә. 20 гасырның иң канкойгыч һәм озын сугышларыннан саналган Бөек Ватан сугышы берәүне дә кызганмаган. Хатын-кызлар, яшүсмерләр, кулларына мылтык тотып, ир-егетләр белән беррәттән сугышта катнашканнар. Ә тылда калганнар...үзләре бер тарих. Ни генә күрмәгән дә, ни генә кичермәгән безнең халык!
Сугышта катнашкан, тылда хезмәт иткән хатын-кызларның, “сугыш балалары”ның батырлыгын мәңгеләштерү; сугышта катнашкан һәм тылда хезмәт иткән хатын-кызлар турында кайгырту; Ватаныбыз тарихына карата кызыксыну уяту, патриотик хисләр, сугышта катнашкан хатын-кызларның, тол хатыннарның, тыл хезмәтчәннәренең батырлыгына карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан республикабызда “Сугыш хатын-кыз йөзле түгел” социаль-гуманир проекты старт алды. Бүген бу проектка безнең Сарман районы да кушылды. Шушы проект кысаларында Карашай-Саклау төп гомуми белем бирү мәктәбендә тыл хезмәтчәннәре Гарипова Мәрьям Мөхәммәтсафа кызы һәм Зыяева Әдибә Зыя кызы белән очрашу үтте.
Чара муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипованың сәламләү сүзе белән башланып китте. Ул мондый очрашуларның мөһимлеген азсызыклады, кадерле кунакларга сугыш вакытында тылда куйган фидакарь хезмәтләре өчен зур рәхмәтен җиткерде һәм, ныклы сәламәтлек теләп, район Башлыгының бүләкләрен тапшырды. Аннан соң Карашай-Саклау авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Вероника Хөсниева сүз алды. Мәртәбәле кунакларга Россия Федерациясе Президентының 2019 елның 13 июнь указы нигезендә булдырылган “1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел” юбилей медален тапшырдылар. “Шәфкать” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Мәрьям апа белән Әдибә апаны Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән котлап, аларга “Шәфкать” үзәгендә ял итү һәм сәламәтлекләрен ныгыту өчен юллама бүләк итте. Волонтерлар ветераннарга чәчәкләр, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр үз куллары белән ясалган открыткалар бирделәр.
Очрашу барышында Сарман үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тамашачыларга районыбызның Иске Имән авылында гомер итүче 101 яшьлек сугыш ветераны Шакирова Мияссәрә Шакир кызы турында да сөйләп үттеләр. Күптән түгел Зур Нөркәй урта мәктәбе укучылары, волонтерлар аның хәлен белеп, йорт-җир тирәсендә ярдәм итеп килгәннәр иде. Бүгенге чарада китапханәчеләр сугышта катнашучыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең шул чорда кичергән авырлыкларын чагылдырган җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Алар чарада катнашучы һәркемнең йөрәгенә үтеп кереп, хәтта, күз яшьләрен дә чыгардылар. Тыныч кына кулъяулыклар белән битләрен сөрткәләп алучылар күп булды. Соңыннан Мәрьям апа белән Әдибә апа укучылар белән үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар. Әдибә апа тыл ветераны гына түгел, хезмәт ветераны да икән. Ул Карашай-Саклау мәктәбендә күп еллар дәвамында рус телен укыткан. Укытучы буларак, элекке гадәт буенча, ул басып сөйләде. Хәтта балаларга сугыш вакытында кулланышта булган кайбер сүзләрнең мәгънәсен дә аңлатып китте. Мәсәлән, бүген без лобогрейканың нәрсә икәнен белдек. Очрашу бик җылы узды. Ул чарада катнашкан һәркемнең күңелендә озак еллар дәвамында сакланыр, дип ышанабыз.
Бүгенге очрашулар әле моның белән генә тәмамланмады. Мәктәптән соң Карашай-Саклау авылында гомер итүче тагын бер тыл ветераны, 2019 елда үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Шәйдуллина Майсапа Насыйбулла кызы янына да барып килдек. Ул шулай ук Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медале белән бүләкләнде.
Күпме хатын-кызлар үз җилкәләрендә сугыш михнәтләрен кичергәннәр! Сугыш бит ул – бик куркыныч нәрсә. Ул, чыннан да, хатын-кыз йөзле түгел. Зур рәхмәт сезгә, кадерле ветараннарыбыз һәм тыл хезмәтчәннәре! Күкләребез аяз, тормышыбыз тыныч булсын, хөрмәтле райондашлар!