Тарих бик күп хатирәләрне саклый. Алар арасында кан белән язылган, яшь белән сугарылган Әфган сугышы тарихы бар. Бүген икенче санлы Җәлил мәктәбендә узган “Әфганстан – тере тарих...” дип аталган әдәби-музыкаль кичә катнашучыларны шул көннәргә алып кайтты. Яңгыраган һәр җыр, шигырь күңел ярасын кузгатты. 6 нчы сыйныфларның сыйныф җитәкчеләре тарафыннан сайлап алынган композиция берәүне дә битараф калдырмады. Интернационалист сугышчылар турындагы 9 нчы сыйныф егетләре башкарган җырлар, 6, 10 нчы сыйныф егетләре укыган шигъри юллар һәркемне уйландырды. Егетләрнең чарага ныклы әзерлек белән килүләре, җитдилекләре бу датаның халык хәтерендәге яра икәнен аңлавын, илне сакларга әзер торуларын да күрсәтте.
Чарада зур кунаклар катнашты: Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссары Д. Г. Гасанов, Сарман районы ДОСААФ РГО начальнигы А. М. Хаҗиев, Әфган сугышы ветераны Х.М.Миргасимов.
Хәтер акциясен тантаналы линейка дәвам итте. Бүген мәктәпнең Юнармия хәрәкәте үзенә яңа малайларны кабул итте. Алар хәрби комиссар, Юнармиянең мәктәп штабы җитәкчесе, дистәләрчә мәктәп укучысы алдында бу хәрәкәтнең иң актив әгъзасы булырга, тырышып укырга, бөтен җирдә үрнәк булырга ант бирделәр. Уңышлар телик аларга!