«Дарите книги с любовью» акциясе кысаларында

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

«Дарите книги с любовью» акциясе кысаларында Кәүҗияк авыл китапханәсе китап укучыларны бер-берсенә, дусларына, туганнарына китаплар бүләк итәргә, китапханәгә алып килергә чакырды . Үткәрелгән акция нәтиҗәсендә китапханәгә 30 дан артык китап бүләк ителде, барысы да яхшы хәлдә. Алар өлкәннәргә дә, балаларга да адреслана. Китапханәгә бүләк ителгән китаплар "Китапханәгә китап бүләк ит" дигән китап күргәзмәсендә тәкъдим ителде. Китап укучылар күргәзмәдән үзләренә ошаган китапны гына алып калмадылар, ә аны өйдән алып килгән яраткан китапларына алыштырдылар. Китап бүләк итү көнендә китапханәче шулай ук “Кояшкай “балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәрде,анда балаларга бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, календарьдагы иң яшь бәйрәмнәрнең берсе турында сөйләде.Мәктәпкәчә яшьтәге балалар да китапханәнең фондын якты һәм матур китаплар белән тулыландырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International