«Ватанны саклаган бабам, әтием, абыем – минем өчен алар үрнәк, чөнки бит алар Ватанны саклаучылар – исемен йөрткәннәр» дип исемләнгән әнгәмә.

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

19 февральдә Сарман гимназиясенең Хазиева Р.Р. җитәкчелегендәге 3 “Б” сыйныф укучылары белән Сарман балалар китапханәсе китапханәчеләре берлектә «Ватанны саклаган бабам, әтием, абыем – минем өчен алар үрнәк, чөнки бит алар Ватанны саклаучылар – исемен йөрткәннәр» дип исемләнгән әнгәмә үткәрделәр.

 Балалар эше буенча директор урынбасары Гыйләҗева Р. Х. укучы малайларны якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итте, чөнки илебездәге һәрбер ир – ат, яшенә, эшенә карамастан, безне яклаучы, саклаучы булып торалар. Алардан башка яшәүне күз алдына да китереп булмый.

Шулай ук аларга әтиләренә, бабайларына, абыйларына бәйрәм уңаеннан бүләк итәр өчен, бүләк ясау буенча мастер – класс тәкъдим ителде. Балалар бик теләп кабул иттеләр һәм эшкә керештеләр. Эш барышында апаларының һәр сүзен тыңлап, дөрес төсләр кулланып, матур итеп кисеп, ябыштырып бик матур бүләк килеп чыгуына сөенделәр. Үз куллары белән ясалган бүләкләре бик үзенчәлекле һәм матур булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International