Үзәк китапханәдә виртуаль сәяхәт үтте

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

18 февральдә ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Сарман үзәк китапханәседә “Минем Республикам – Татарстан” дип исемләнгән виртуаль сәяхәт үтте. Чарада Сарман урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары катнашты. Укучылар Сарман районыннан виртуаль сәяхәткә кузгалып, Казан шәһәренә кадәр барып җиттеләр. Алар Азнакай, Әлмәт, Зәй, Чаллы, Минзәлә, Казан шәһәрләрендә урнашкан мәдәният, сәнәгать учрежденияләре, истәлекле урыннар белән таныштылар. Соңыннан  китапханәчеләр әзерләгән викторина сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International