“Әтиләр барсын да булдыра...”

2020 елның 21 феврале, җомга

2020 нче елның 20 нче февралендә 4-нче сыйныф җитәкчеләре тарафыннан  ата-аналар җыелышы үткәрелде. Бу гадәти булмаган очрашу булды. Залда ир-атлар - әтиләр яки бабайлар. Без еш кына әтиләрнең үз балалары белән аз кызыксынуларын сизәбез. Һәм менә Ватанны саклаучылар көне алдыннан 4 нче сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчеләре әтиләренә әти бәхетенең иң югары кыйммәт булуын аңларга мөмкинчелек бирергә, әтиләрне авыр педагогик хәлләр турында күмәк фикер алышуга җәлеп итәргә, әтиләргә үзара аңлашу нигезендә балалар белән мөнәсәбәтләрне ничек төзергә дигән киңәшләр бирергә булдылар
Җыелышта шулай ук мәктәп психологы Г.И. Габидуллина «Бала тәрбияләүдә әтинең роле»темасына чыгыш ясады. Элеге максаттан чыгып тест һәм мини-тренинг үткәрде. Чыгыш  һәм тренинг бик эчтәлекле, кызыклы булды. Шулай ук әтиләр ата-аналар һәм балалар арасында килеп туган төрле ситуацияләр һәм проблемалар буенча фикер алыштылар. Барысы да  канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International