Музей яңалыклары

2020 елның 21 феврале, җомга

Муса Җәлил дигәч, күз алдына мәгърур басып торган батыр сугышчы килә. Сугышка кадәр дә , сугыш вакытында да , тоткынлыкта да шагыйрь  иҗат итүен туктатмый. Әйтерсең лә, ашыга-ашыга киләчәк буыннарга үзенең Туган илне ярату тулы әсәрләрен калдырырга теләгән. Бүгенге көндә дә герой-шагырьнең иҗатына кызыксыну кимеми. Шул уңайдан Мортыштамак авылы мәктәбендә музей хезмәткәре Җәлилова Миләүшә катнашында Муса Җәлилгә багышланган кичә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International