ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Сарман районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан район музейларында актив эш алып барыла. Шул уңайдан, Мортыштамак музеенда, “Фотосурәтләрдә ил тарихы” исеме астында авыл мәктәбенә семинарга җыелган тәрбия эше буенча директор урынбасары экскурсиядә булдылар.