МБББУ "Мортыш - Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен семинар-киңәшмә үтте

2020 елның 21 феврале, җомга

20 нче февраль көнне МБББУ "Мортыш-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен семинар-киңәшмә үтте. Беренче көн тәртибендә "Балигъ булмаганнарның  хокук бозуларын профилактикалау нигезе" темасына полиция участок уполномоченныйлары бүлеге начальнигы урынбасары Ленар Гарифуллин чыгыш ясады. "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге"нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Ләлә Насибуллина "Социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрне ачыклау һәм алар белән ведомствоара эш оештыру" темасын яктыртты. Семинар - киңәшмәдә катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Икенче көн тәртибендә "Патриотик тәрбия - тәрбиядә иң мөһиме" темасы яктыртылды. Катнашучылар Мортыш-Тамак авылы музее белән таныштылар.  Сугыш чоры җырларыннан төзелгән инсценировка карадылар. Аннары укучылар "Яраннар" исемле театральләшкән тамаша тәкъдим иттеләр. Соңыннан сөйләшү түгәрәк өстәл артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International