2020 елның 20 февралендә И.Г.Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбенең 14 укучысы Фәрид Яруллин исемендәге яшь башкаручылар Республикакүләм конкурсында катнашу өчен Әлмәт шәһәренә юл алды.
Сәнгать мәктәбендә татар халык җырларын һәм татар классиклары әсәрләрен популярлаштыру, төрле милли һөнәрләрне торгызу юнәлешендә актив эш алып башкарыла, балалар туган телләрендә җырлар, көйләр астында биюләр, чыгышлар әзерлиләр.
Шуңа күрә Сарманнан 14 конкурсант, әлбәттә, жюри составы алдына нәкъ менә «Халык җырларын башкару»номинациясендә чыгыш ясады.
Мухтаров Камил, Лотфиева Гузәл , Сабирзянова Самира конкурсның 3 нче дәрәҗә лауреатлары дип танылдылар
2 дәрәҗә лауреат исеменә Кашапова Эвелина, Ахметова Кристина, Калимуллина Ралина, Фартдинова Сюмбель, Саетов Ильгиз, Шакирова Милена лаек булды.
Хөсәенова Рамилә, Мөхәммәдиев Эдуард, Бәдертдинова Рәзилә- үз яшь категорияләрендә иң яхшылар дип танылдылар һәм 1 дәрәҗә лауреатлары булдылар.
Бу педагоглар-Хәмидуллина Расиха Мөгәлләф кызы һәм Хаҗиева Резедә Рафис кызы эшенең бик югары күрсәткечләре, укучыларның тырышлыгы, ныклыгы һәм сабырлыгы.Алда сезне яңа җиңүләр көтсен, илһам чишмәсе күңел түрегездә беркайчан саекмасын!