Үткәннән - киләчәккә

2020 елның 21 феврале, җомга

Еллар уза, буыннар алмашына, әмма безнең өчен бөек илебезне саклаган, тынычлык алып килгән кешеләргә киләчәк буыннарның рәхмәте үзгәрешсез кала. Үсеп килүче буын ул сугыш еллары турында дәреслекләр буенча гына белә. Ә безнең укучылар авылыбызның Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очраштылар.  Ветераннар 1941-1945 еллардагы сугыш хатирәләре белән уртаклаштылар . Балалар ветераннарның хикәяләрен зур кызыксыну белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Очрашу бик җылы, дустанә мөнәсәбәтләрдә узды.Укучылар ветераннарга үз куллары белән ясаган чәчәкләр бүләк иттеләр, сәламәтлек теләделәр, җирдә тынычлык хакына аларның кылган батырлыкларына  рәхмәт белдерделәр.

Безнең   һәрберебезнең    изге бурычы - шул Бөек Җиңү истәлеген үз балаларына җиткерү. Шул очракта  гына халкыбызның киләчәге лаеклы булачак!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International