Туган тел – иң матур, иң якын, иң газиз тел ул!

2020 елның 21 феврале, җомга

Туган тел – иң матур, иң якын, иң  газиз тел ул. Бу телдә безнең әти - әниләребез, әби – бабаларыбыз сөйләшә. Әниләребез, әбиләребез безгә бишектә чакта  ук туган телдә җырлар җырлаганнар, әкиятләр сөйләгәннәр. Халык иҗаты аша телебезнең байлыгын, матурлыгын күрәбез,туган телебезне яратабыз, зурлыйбыз, аңа сокланып карыйбыз.

Шушы традицияне дәвам итеп МБББУ «Петровка завод урта гомуми белем бирү мәктәбендә» төрле чаралар уздырылды. Укучылар сыйныф сәгате, милли бәйгеләр , «Туган телем якын күңелгә» темасына музыкаль-композициядә бик теләп катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International