21 нче февраль көнне чыгарылыш сыйныф укучылары һәм ата-аналар җәмәгатьчелегенең бердәм дәүләт имтиханнарының имтихан процедураларының үзенчәлекләре турында законлы вәкилләренең (ата-аналар) хәбәрдарлыгын арттыру максатыннан, Җәлил гимназиясе базасында Бөтенроссия «Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне " акциясе узды.
Әлеге чара мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль буенча Федераль хезмәт (Рособрнадзор) инициативасы белән 2017 елдан бирле үткәрелә. Акция беренче тапкыр 2017 елның февралендә узды һәм ел саен үткәрелә.
Акциядә Сарман муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Сабиров Ә. З., Сарман муниөипалҗ районы мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Хуҗин Р.И., «Җәлилнефть» НГДУ профсоюз комитеты рәисе Филимонов В. Н., җирле үзидарә депутаты Кучумова А. Н., шулай ук 16 әти-әни (законлы вәкил) катнашты.
Акция барышында законлы вәкилләр (ата-аналар) һәм ата-аналар җәмәгатьчелеге тарих буенча БДИ тапшыру һәм барлык имтихан бирү этаплары белән танышу мөмкинлегенә ия булдылар.