Музейда 14 яше тулган яшь гражданнарга паспорт бирү чарасы матур традициягә әйләнде. Шушы җаваплы һәм мәртәбәле вазыйфаның мәгънәсен 14 яшьлек гражданнарга паспорт тапшыру тантанасында Миграция хезмәте өлкән инпекторы Г.Фатыйхова, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Ә.Вәлишина аңлаттылар. Үткән гасырда кулланылган Туу турындагы таныклык, хәрбиләрнең паспортын алыштыручы сугыш елларындагы Хәрби билет һәм башка бик күп документлар белән балалар һәм аларның әти-әниләре музейда таныштылар. Соңыннан үткәрелгә “Паспортыңны беләсеңме” дигән викторинаның җиңүчесе Мәвләвиев Артур булды. Аңа Сарман ягы ветераннарына багышланган журнал тапшырылды.