Халыкара туган тел көне

2020 елның 22 феврале, шимбә

     21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан безнең мәктәптә "Туган телем - татар теле" дип аталган  КВН үтте. Анда татар төркемнәрендә укучылар гына түгел, ә  рус төркемендә укучы балалар  да бик актив катнашты. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Халиуллина Л.Г., Хафизова А.Д. һәм Фазлиева Г.Д. төрле-төрле кызыклы биремнәр әзерләгеннәр иде. Анда ТАССРның төзелүенә 100 ел уңаеннан да, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 еллыгына да кагылышлы сораулар күп иде. КВН бик эчтәлекле һәм кызыклы үтте. Татарстан Республикасы гимннын җырлап тәмамладылар.

     Дөньядагы һәр милләтнең үз теле, үз тарихы, үз гореф-гадәтләре бар. Күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Без — татарлар! Бай тарихлы, бай мираслы, бай әдәбиятлы зыялы халык. Туган телебез – татар теле. “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”, – ди халкыбыз мәкале. Туган телебезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә ул иң мөһим урыннарның берсен алып тора. Татар милләтенең язмышы үзебездән, туган телебезне хөрмәт итүдән, рухи мирасыбызны кадерләүдән тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International