МБГБУ “Азалак төп гомумбелем бирү мәктәбе”ндә  Халыкара туган тел көне

2020 елның 22 феврале, шимбә

“Иң татлы тел – туган тел, анаң сөйләп торган тел,”- ди халык. Менә шушы туган телнең серләренә, матурлыгына, байлыгына төшенү өчен, иң беренче чиратта аның сүзлек байлыгын белү зарур. Телне халык – дәрья белән, андагы сүзләрне мәрҗәннәр белән чагыштыра бит.

Азалак мәктәбе укучылары да шул дәрьяның хәзинәләре белән танышты. Бераз тапкырлыкта, зирәклектә ярышып  карады.

Кичәбезнең максаты ниндидер зур фәнни ачышлар ясау түгел иде. Милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү, халкыбызның бай, рухи мирасын барлау иде. Бүгенге  бәйгенең, чыннан да сүзләрнең мәрҗән икәнен аңларга ярдәм итү иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International