"Мәңгелек яраткан туган ягым!" дип исемләнгән нәфис сүз осталарының муниципаль конкурсы

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

26 нчы февраль көнне 5 нче номерлы «Әкият» балалар бакчасында, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, районның 90 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына Сарман муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары арасында,  шигырь укучылар конкурсы үткәрелде, анда 15 педагог катнашты.

Конкурс, катнашучыларга үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтү, педагоглар арасында иң яхшы шигырь укучыларны ачыклау  максатыннан үткәрелде.

Конкурста катнашучыларның барысы да бик җитди әзерләнгәннәр, яхшы чыгыш ясадылар, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Нәтиҗә ясаганда, жюрига җиңел булмады. Иң яхшы шигырь  башкаручылар булып: Петрякова Р.Р., Гильфанова Л.Р., Мустафина Г.А., Мансурова И.Р.,Марданшина Л.Ф.,Габидуллина М.И. чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International