2019 елда фермер хуҗалыклары эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2020 елга бурычлар билгеләү

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Сарман муниципаль районында фермер хуҗалыкларының 2019 елда хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2020 елга бурычлар билгеләү турында киңәшмә узды.

Фермер хуҗалыкларын кызыксындырган сорауларны уртага салып сөйләшү булды. Шул ук вакытта терлекчелек һәм үсемчелек өлкәсендә югары уңышка ирешү юллары эйтелде.
ФГУ "Россельхозцентр" оешмасы тарафыннан "Агроном өстәле" эзерлэнде.

Киңәшмә барышында КФХ башлыгы Марсель Валиевка авыл хуҗалыгы өлкәсендә ирешкән югары уңышлары һәм юбилее уңаеннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Шарипов Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе министрының Мактау грамотасын, Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлнара Галимова Район башлыгы Мактау грамотасын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International