Бүген гимназиядә поисковиклар белән очрашу булды. Алар үзләренең Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны эзләү, җирләүгә юнәлтелгән хәрби-тарихи эшчәнлекләре турында сөйләделәр. Солдатларны ничек казу, күтәрү эшләре башкарылуы белән таныштырдылар, экспедициягә күпме вакыт һәм көч кирәклеген искәрттеләр. Очрашуга килгән кунаклар экспонатлар күргәзмәсе әзерләгәннәр иде. Укучылар бик кызыксынып әлеге экспонатларны карадылар