Тыл ветераны янында кунакта

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

"Сөбханалла, нинди матурлар, күркәм балалар килгән кунакка” – дип каршы алды Нөркәй балалар бакчасы нәниләрен тыл ветераны Хөснуллина Зәйнәб әбиләре. Балалар “сугыш, ачлык” турында ишетеп белсәләр дә, Зәйнәб әбиләренең сөйләгәннәрен бик дикъкать белән тыңладылар. “Әткәйне сугышка алганда, әнкәй һәм 6 бала елап озатып калдык. Мин иң олысы идем. Әниләр көне-төне эштә. Бервакыт хат килеп төшкәч, хатны күтәреп басуга йөгердек. Ә хат кайгылы хәбәр китергән. Шул вакыт, “әткәгез үлгән” диеп, әнкәй алтыбызны да кочаклап утырып елады да безне кайтарып җибәрде, ә үзе басуда эшен дәвам итеп калды. Бик авыр булды сугыш еллары: ачлыкны да, ялангачлыкны да – барсын да күрдек. Бер үлән калмады, кәлҗимә ашадык. Бер энебез яз көне кар астыннан чыккан бодай ашап агуланып үлде. Ачлык шул кадәрле йөрәкләргә үтте, бер энебез сугыш тәмамланыр алдыннан, җиңү көннәре якынлашканда, ачлыктан шешенеп үлде. Сезгә карап сокланып торам: өсләрегез бөтен, йөзләрегез көләч. Ил-көннәребезгә тынычлык, саулык – сәламәтлек теләп, “тыныч яшәргә язсын, сугыш җилләре исмәсен, әти-әниләрегезнең кадерлеләре булып үсегез” дигән теләкләрен күз яшьләре аша җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International