Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллинның Ураза бәйрәме белән котлавы

2020 елның 24 мае, якшәмбе

Мөхтәрәм мөселман кардәшләр, райондашлар!

Сезне чын йөрәктән изге Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм. Мәңгелек кыйммәтләрне, туганлыкны, дуслыкны ныгыту бәйрәме ислам динен тотучы халыкларның югары тарихи традицияләрен, милли гореф-гадәтләрен чагылдыра. Аның нигезендә рәхим-шәфкать, игелек, мәрхәмәт кебек асыл сыйфатлар ята. Ул рухи тынычлык, игелекле ниятләрнең кабул булуына ышаныч алып килә.

Мөхтәрәм мөселман кардәшләр! Районда халыкара һәм конфессияара дуслыкны, үзара аңлашуны һәм тынычлыкны булдыруга зур өлеш кертеп, социаль һәм милли программаларны, хәйрия проектларын тормышка ашыруда, яшь буынны тәрбияләүдә актив катнашып яшәвегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм!

Быел санитар-эпидемиологик вәзгыять белән бәйле сәбәпләр аркасында Изге Рамазан аенда мәчетләрдә, өйләребездә зур итеп ифтар мәҗлесләре үткәрү мөмкинлеге булмады. Ураза Бәйрәмен дә гаиләбездә генә каршылыйбыз. Ләкин бу сәбәпләр Ураза Гаетенең шифалы догаларының мөселман кешесе күңеленә үтеп керүенә каршылык була алмый.

Тоткан уразаларыбыз кабул булып, биргән  сәдакаларыбыз саваплы булсын, изге ниятләребез тормышка ашсын.

Сезне чын күңелдән Ураза Бәйрәме белән котлыйм. Күңел күтәренкелеге, бәхет, исәнлек-саулык телим, ил–көннәребез тыныч, табыннарыбыз мул булсын! Ураза бәйрәме һәр өйгә, һәр гаиләгә иминлек һәм бәрәкәт китерсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International