Хөрмәтле эшмәкәрләр!
Сезне Россия эшкуарлыгы көне - энергияле һәм инициативалы кешеләр, районда икътисадый һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итүгә сизелерлек өлеш кертүче эшлекле берләшмә вәкилләре бәйрәме белән котлыйм.
Сарман муниципаль районы территориясендә 751 кече һәм урта бизнес субъекты үз эшчәнлеген алып бара. 92 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 627 шәхси эшмәкәр. 21 җәмәгать туклануы предприятиесе, 287 сәүдә объекты эшли. 80 КФХ, 45 гаилә фермасы эшли. Районның барлык торак пунктлары көндәлек товарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин ителгән. «Сарманпотребсоюз» кооперативы тарафыннан күчмә сәүдә алып барыла.
Эшмәкәрләр кризис чорында бизнес алып баруның яңа стратегияләрен һәм нәтиҗәле ысулларын эзләүне дәвам итәләр.
Район үзәгендә дә, ерак авылларда да сәүдә биналары торгызыла һәм файдалануга тапшырыла. Агымдагы елның мартында Зур Нөркәй авылында ярминкә ачылу тантанасы булды. Җәлил бистәсендә ике кибет төзелде һәм ачылуга әзер. Сарман авылында майның икенче яртысында электр-хуҗалык товарлары кибете файдалануга тапшырылды.
Тагын бер кат бәйрәм белән котлыйм һәм барлык бизнес вәкилләренә бетмәс-төкәнмәс энергия, үҗәтлек һәм профессиональлек өчен рәхмәт белдерәм. Эшмәкәрлек идеяләренең уңышлы тормышка ашуын, ышанычлы эшлекле партнерлар, тотрыклы керемнәр, отышлы тәкъдимнәр һәм чәчәк атучы бизнес телим. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек телим!
Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин