"Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең Әлмәт шәһәрендәге Сарман район бүлекчәсе, Сарман муниципаль районы мәгариф бүлеге, РФ Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча ЮХИДИ бүлеге тарафыннан "Безнең Дустыбыз - светофор" дигән фотоэшләр конкурсы игълан ителде. "Светофор - великан" (иң зур эшләнмә) номинациясендә Җәлил 1 нче номерлы "Каенкай"балалар бакчасының өлкән төркемендә тәрбияләнүче Нуриева Альбина (җитәкчесе Костина Н.Н.) җиңү яулады.