Бишкөнлек алдынгылары бүләкләнде

30 июль 2020 ел., пәнҗешәмбе

Уңыш-2020

Район басуларында илебезнең табын муллыгы – галиҗәнап икмәк өчен киеренке көрәш бара: механизаторлар көзге бодайны урып-җыялар. - Быел игенчеләрне кызыксындыру, бүләкләү турындагы нигезләмәгә бераз үзгәреш керттек, комбайннарга карап, механизаторларны дүрт төркемгә бүләргә булдык. Беренче төркем – яңа комбайннарда эшләүчеләр, икенче төркем – ургычлары 9, өченче төркем – ургычлары 7 метрлы булган комбайннарны иярләүчеләр, дүртенче төркем – үзйөрешле чапкычларда хезмәт куючылар, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, кыр хезмәтчәннәрен сәламләп. Чираттагы бишкөнлек – 25-29 июль - алдынгыларына Мактау кәгазьләрен һәм акчалата бүләкләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин үзе тапшырды. Беренче төркем, ягъни номинациядә I урынга – “Нөркәй” агрофирмасы механизаторлары Илнур Зәкуанов, II урынга Азат Муфтахов, III урынга Иван Козин лаек булдылар. Икенче номинациядә I урында – Ринат Сәгъдәтов, II урында – Ирек Нурисламов, III урында - Данияр Кәлимуллин (“Сарман” агрофирмасы). Өченче төркемдә Марат Камалов (I урын), Фәнис Гарипов (II урын), Петр Лукинга (III урын) (“Нөркәй” агрофирмасы) тиңнәр булмады. Дүртенче төркемдә I урынга – Сәлмән Шакиров (“Нөркәй” агрофирмасы), II урынга – Наил Кыямов (“Җәлил” агрофирмасы), III урынга Рөстәм Минһаҗев (“Нөркәй” агрофирмасы) лаек дип табылды. Соңыннан Фәрит Хөснуллин механизаторлар белән аралашты, аларның кәефләре турында сорашты. Ә ул - яхшы! Чөнки көзге бодай мул уңышы белән сөендерә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салиховның әйтүенә караганда, район кырларының һәр гектарыннан уртача 53-54 центнер уңыш чыга. Өченче номинациядә III урынны яулаган Петр Лукин да уңыштан канәгать. Ул игенчелек хезмәтендә – дүрт дистә елга якын! - “Сибиряк” комбайнында эш башлаган идем. Аннан соң күп техника алыштырдым. Бүгенге көндә “Мега-360” комбайнын иярлим. Әлбәттә, заманча техника уңайлы да, рәхәт тә. Эшлисе килеп тора. Уңышның әйбәт булуы да – зур куаныч, - ди ул.

 

 

 

Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International