Алтын юбилярлар

2020 елның 7 августы, җомга

6 августта "Ныклы гаилә" федераль проекты кысаларында Сарман районы Сарман авылында яшәүче Фәнис һәм Фәһимә Фәртдиновлар, Валерий һәм Роза Гилевлар, Рәхимхул һәм Гөлшат Әбдиевлар  алтын туйлары белән котландылар. Аларны юбилейлары  белән ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнегулов  һәм Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Ләйсән Мортазина котлап үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Гаиләләргә район Башлыгының Рәхмәт хатлары  һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International