Хөрмәтле спортчылар һәм тренерлар, физик культура, спорт хезмәткәрләре, ветераннар, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы райондашлар!
Сезне чын күңелдән Физкультурачы көне белән котлыйм!
Спорт кешеләргә сәламәтлек, көч, матурлык алып килә, кәефне күтәрә, холыкны чыныктыра. Тормыштагы авырлыкларны җиңәргә өйрәтә, күп мәсьәләләрне хәл иткәндә мөһим этәргеч булып тора.
Шунысы куанычлы, районыбызда киң массалы физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да бар, бүгенге көндә 136 спорт корылмасы эшли. Даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр арасында укучы балалар, яшьләр генә тугел, өлкән буын кешеләре дә шактый.
Спортны үз һөнәрләре итеп сайлаган, сәламәт яшәү рәвешенә өлеш керткән, спортта уңышлар яулаган һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең максатчанлык, җаваплылык, әхлакый һәм физик чыдамлыгыгыз төрле дәрәҗәдәге ярышларда районыбызны данлауга ярдәм итә. Сезгә нык сәламәтлек, уңышлы стартлар һәм җиңүләр телим!
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин