Сарман муниципаль районы Башлыгы Ф.М. Хөснуллиннын Сарман районының 90 еллык юбилее белән котлавы

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Хөрмәтле сарманлылар, якташлар! 

Барыгызны да туган Сарман районыбыз оешуга 90 ел тулу уңаеннан кайнар котлыйм!

Без бай тарихлы, гүзәл табигатьле төбәктә яшибез. Татарстан Республикасының социаль-икътисади, мәдәни үсешендә районыбызның да өлеше зур. Сарман матур табигате белән генә түгел, шушы җирдә яшәүче тырыш, күркәм халкы, фидакарь хезмәт алдынгылары, илебез азатлыгы өчен гомерләрен аямый көрәшкән батыр йөрәкле уллары-кызлары  белән данлыклы. Сарман төбәге, республикада һәм Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә шөһрәт казанган сәхнә йолдызларын, күпсанлы язучы, шагыйрьләрне биргән төбәк.

Кайсы гына өлкәне алсак та, райондашларыбызның яхшы эшләре, матур хезмәт нәтиҗәләре бихисап.  

Хөрмәтле райондашлар!

Сезгә районыбызны үстерүгә-ныгытуга керткән лаеклы өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.

Районыбызга яңа уңышлар, халкыбызга матур киләчәк телим. Сау-сәламәт булыйк, дөньялар тыныч, күңелләр күтәренке булсын.

 

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International