1 июльдә төбәкләрдә яшәүче яшьләр өчен федераль министрлыкларга һәм ведомстволарга ишек ачучы "Ргокадры" Бөтенроссия проектының II сезоны старт алды.
Проектны Россия Федерациясенең Яшьләр хөкүмәте ассоциациясе Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык белән берлектә Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә гамәлгә ашыра.
Инициаторлар илебез төбәкләрендә яшьләрнең күп булуыннан чыгып эш итә.
Проект дәүләт хезмәте сферасында эш өчен сәләтле яшьләрне ачыкларга һәм алга таба этәрергә ярдәм итә.