12 нче сентябрь көнне Саклаубаш авылында гомер кичерүче Калимуллин Габдурахман һәм Калимуллина Розалия апаларның гаилә корып яши башлауларына 50 ел тулды.
70 нче елларда бәхет эзләп Ташкент якларына чыгып китә бу гаилә.Габдурахман абый гомер буе,лаеклы ялга чыкканчы заводта бульдозерист булып хезмәт күрсәтә..Розалия апа шифаханәдә санитарка булып эшли.
2006 нчы елны туган якны сагынып Калимуллиннар гаиләсе Сарман районы Саклаубаш авылына кайтып төпләнәләр.Йорт сатып алалар.Бүгенге көндә Габдурахман абый белән Розалия апа бик бәхетле. Туганнары янәшәсендә.Уллары Рафаэл һәм Тимур әти әнисенә ярдәм итеп,хәлләрен белешеп ярдәм итеп китәләр.
Ил көннәребез тыныч булсын,Аллаһы Тәгалә биргән гомерне матур яшәргә язсын дип телиләр алар.