15 сентябрь көнне Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Варислары Берлеге туган көненә багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде. «Татарстан Варислары Берлеге» Республика иҗтимагый оешмасы 1990 елның 15 сентябрендә оеша. Аның төп идеясе-туган як һәм Ватаныбызның мәдәни-тарихи традицияләрен өйрәнүгә җәлеп итү аша милли үзаң һәм гражданлык хисләрен тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Укучылар презентация карадылар, рәсемнәр ясадылар, үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар, патриотик тәрбия алдылар. Мондый сыйныф сәгатьләре үсеп килүче буында милли горурлык, гражданлык, толерантлык хисләрен формалаштыра.