Китапка икенче тормыш бүләк ит

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

18 сентябрь көнне Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Китапка икенче тормыш бүләк ит» акциясе үткәрелде. Акция ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган иде. Анда 5-9 сыйныф укучылары катнашты. Алар өйдән китаплар алып килделәр һәм мәктәп китапханәсенә бүләк иттеләр. Ә ремонтка мохтаҗ булган китапларны укучылар бергәләп ремонтладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International