Әлмәт авылында яшәүче Тимербаева Наҗия Фатыйх кызына 90 яшь тулды

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

Әлмәт авылында яшәүче Тимербаева Наҗия Фатыйх кызына 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән Сарман районы Советы Аппараты җитәкчесе Вәлиев Ф.А., Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Газизов Д.А., авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Рамазанов Х.З. котладылар, Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин имзалаган котлау һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Котлауларны кабул итеп, ул кунакларга кайгыртучанлык һәм игътибар өчен рәхмәт белдерде.

Котлауларга кушылабыз һәм юбилярга чын күңелдән сәламәтлек, иминлек, лаеклы һәм тыныч тормыш телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International