Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Советының беренче утырышы булды.

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Бүген, 23 сентябрь көнне, дүртенче   чакырылыш Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Советының беренче утырышы булды.

Көн тәртибенә Сарман муниципаль районы башлыгын һәм аның урынбасарын сайлау һәм Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итү  турында сораулар кертелгән иде.

Депутатлар бертавыштан Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинны яңа срокка муниципаль район башлыгы итеп сайладылар.

Муниципаль район башлыгы урынбасары итеп Гәрәева Гүзәл Рифкать кызы сайланды. Депутатларга таныклыклар бирелде.

Утырыш эшендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Геннадий Николаевич Глушков,

Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе җитәкчесе урынбасары Рамил Миргаяз улы Рамазанов катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International