24 сентябрь көнне Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгына багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Балалар җәяүле булуның бик җаваплы икәнен аңладылар. Юл хәрәкәте-катлаулы процесс, әмма аның иминлеге һәр кешенең үз-үзенә бәйле. Шуңа күрә һәркем юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Бигрәк тә урамда үзеңне тота белү, юл аркылы чыгу һәм җәяүлеләр өчен кагыйдәләрне белү мөһим.