Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Г. Юзлибаев исемендәге Җәлил балалар сәнгать мәктәбе директоры Дәүләтшина Лилия Әкрәм кызының «ЯҢАРЫШ» проекты «сәнгать-эстетик белем бирү» номинациясендә 2020 елда муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантын алуга конкурста җиңүче булды.
Проект кысаларында, грант акчалары «Өмет»гармунчылар һәм тальянчылар татар инструменталь ансамбле өчен Музыкаль инструментлар һәм милли костюмнар тегүгә тотылачак.
Максатчан Ярдәм Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы «М.Г. Юзлибаев исемендәге Җәлил балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе балаларына һәм яшүсмерләренә татар милли инструменталь сәнгатен пропагандалауга куәтле этәргеч һәм заряд бирәчәк.