Профилактик әңгәмә

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

24нче сентябрь көнне Сарман муниципаль районы ЮХИДИ вәкиле Ситдыйкова А. Р. Җәлил гимназиясенең беренче сыйныф укучылары белән профилактик әңгәмә үткәрде. Ярты сәгать дәвамында балалар юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы сораулар буенча фикер алыштылар. Барлык балалар да үткәрелгән чара алар өчен кызыклы гына түгел, файдалы да булды, дигән фикергә килделәр. Ә ЮХИДИ хезмәткәре белән аралашу аларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен һичшиксез үтәргә кирәклеген аңларга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International