“Керәшеннәрнең традицион костюмы” дип исемләнгән фәнни-практик семинар

2020 елның 25 сентябре, җомга

22 сентябрьдә Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә “Керәшеннәрнең традицион костюмы” дип исемләнгән фәнни-практик семинар узды.

Анда катнашучы 50дән артык фольклор ансамбле җитәкчеләре, укытучылар, этнографлар, сәнгать белгечләре, фольклорчылар, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, музей, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе белгечләре республикабызның Мамадыш, Зәй, Питрәч, Менделеевск, Лениногорск, Балык Бистәсе районнарыннан, Түбән Кама һәм Казан шәһәрләреннән килгәннәр иде.

Семинарга керәшен традицион милли костюмнары белән кызыксынучы, бу өлкәдә алга таба да эшләргә теләге булган кешеләр җыелды. Ул энтузиастлар белән алга таба Яков Емельянов исемендәге үзәк хезмәттәшлек итәчәк.

Безнең районнан Ләке авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнашты. Барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International