Хөрмәтле салым түләүчеләр!

2020 елның 25 сентябре, җомга

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 11 нче районара инспекциясе хәбәр иткәнчә, 2020 елның 1 сентябреннән «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 12.11.2019 елдагы 377-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләре үз көченә керде.

Сүз 15 айдан артык салым хисаплылыгын тапшырмаган, патент гамәлдән чыккан көннән 15 ай үткән һәм шул ук вакытта салымнар буенча бурычлары түләнмәгән эшкуарлар турында бара.

ИПны ЕГРИПтан төшереп калдыру турында салым органы карары «Вестник государственной регистрации» журналында, эшкуардан тыш, хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләренә кагылучы кредиторларның һәм башка затларның гаризаларын җибәрү тәртибе һәм вакытлары турындагы белешмәләр белән бергә басыла. Мондый гаризалар басылганнан соң бер ай эчендә теркәү органына тапшырылырга мөмкин. Бу очракта эшкуарны ЕГРИПтан чыгару турында Карар кабул ителми. Әгәр гариза теркәүче органга килмәсә, ЕГРИПка салым органы карары буенча индивидуаль эшкуарны төшереп калдыру турындагы язма кертелә.

Салым органы карары буенча, ЕГРИПтан төшереп калдырылган физик затлар яңадан шәхси эшмәкәр сыйфатында бары тик ЕГРИПтан төшереп калдыру датасыннан соң өч ел узгач кына теркәлергә мөмкин.

Татарстан Республикасында Федераль салым хезмәтенең 18 нче районара инспекциясе (420054, Казан шәһәре, Владимир Кулагин ур., 1 нче йорт) теркәүче салым органы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International