Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 10 сентябрендәге 1723-р номерлы күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2020 елның 2 октябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Zoom платформасында (катнашу өчен сылтама өстәмә рәвештә җибәреләчәк) Өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә багышланган муниципаль районнар халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.
Килеп туган сорауларны 2020 елның 28 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы администрациясенә 8(85559) 2-42-75 телефоны буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз.