Бүген район китапханәләрендә, шул исәптән Сарман үзәк, Җәлил бистәсе һәм 6 авыл китапханәсендә, “Татарча диктант” Бөтендөнья акциясе үтте. Анда китапханәчеләр, район ветераннар Советы, “Шәфкать” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге, “Җәлил чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсе вәкилләре һәм китап сөюче дусларыбыз катнашты.